2021 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар һәм карлы-яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1, максималь һава температурасы көндез +4..+6˚ тәшкил итәчәк.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.