Чүпрәледән Фоминнар өченче балалары тугач 100 мең сум ярдәм алганнар

2021 елның 2 апреле, җомга

   Яңа Уби авылыннан Екатерина Петровна һәм Анатолий Витальевич Фоминнар өченче балалары тугач 100 мең сум күләмендә өстәмә ярдәм алганнар

   Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә игътибар елдан-ел арта. 2020 елда районда 53 гаиләгә дәүләттән 50 һәм 100әр мең сум күләмендә өстәмә түләү бирелгән булса, быелның өч аенда 11 гаилә шундый ярдәм алган. Аларның 10сында - беренче бала, берсендә өченче бала туган.

   Бу ярдәмне алу өчен хатын-кызның кимендә өч ел авылда яшәве шарт. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар – 50, өченче баласын 29 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала.

   Фоминнар гаиләсендә дүрт буын вәкиле: 90 яшьлек Петр Павлович, аның улы Виталий һәм килене Алевтина, оныклары Анатолий гаиләсе һәм аларның балалары бер-берсен аңлап, дус яшиләр.

   Екатерина тумышы белән Чувашия Республикасының Комсомольск районыннан. Районга техникумга пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерү өчен укырга килгән һәм 2016 елда Яңа Уби авылы егете Анатолий белән гаилә корып, монда төпләнеп калган. Гаилә башлыгы Анатолий исә вахта белән эшләп йөри. Олы кызлары Александрага - 4 яшь, икенче кызлары Ульянага - 2 яшь, ә уллары Павел өч айлык кына әле.

   – Район халкын социаль  яклау бүлегеннән шалтыратып, безгә өченче бала тапкан өчен 100 мең сум акча бирелергә тиешлекне һәм тиз арада нинди документлар җыярга кирәклекне әйттеләр. Рәхмәттән башка сүзебез юк. Акчаны да балалар өчен тотабыз,-ди Екатерина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International