Синоптиклар фаразына караганда, 2 апрельдә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төнлә һава температурасы 0дән +4° га кадәр, көндез +5 тән +10°га кадәр. Шулай ук төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык саклана.