Район оешмалары һәм учреждениеләре арасында алкалы хоккей буенча район чемпионатының финал уеннары узды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

   2021 елның 31 мартында «Алтын Барс» боз сараенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Чүпрәле муниципаль районы башлыгы кубогына район оешмалары һәм учреждениеләре арасында алкалы хоккей буенча район чемпионатының финал уеннары узды.

   Уен башланыр алдыннан хоккейчыларны район башлыгы һәм үз исеменнән Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

  Финал уеннарында район администрациясе һәм мәгариф бүлеге командалары, «Татавтодор» АҖ Буа филиалының «Чүпрәле» юл төзү участогы һәм Чүпрәле район электр челтәре командалары катнашты.

   Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренче урынны «Татавтодор» АҖ Буа филиалының «Чүпрәле» юл төзү участогы һәм Чүпрәле район электр челтәре берләштерелгән командасы алды һәм хаклы рәвештә күчмә кубокны яулады.

   Икенче урынны "Спорт мәктәбе" командасы, өченчене - район администрациясе һәм мәгариф бүлегенең берләштерелгән командасы алды.

   Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов призлы урыннар алган барлык командаларны да котлады һәм районда хоккейны популярлаштырганнары өчен барлык командаларга, уенчыларга һәм җанатарларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

   Призлы урыннарны алган командаларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International