Чүпрәледә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү турында фикер алыштылар

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

   Бүген «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖнең Дуван филиалы базасында техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар-уку узды. Семинар Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә барды.

   Семинарда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, язгы кыр эшләре белән тыгыз бәйләнештә булган төрле хезмәткәрләр катнашты.

   Семинар башында «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма»сы җитәкчесе Владимир Николаев барысын да хуҗалыкның язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштырды.

   Семинарда катнашучылар ремонтланган тырмаларны, культиваторларны, минераль ашламалар кертү агрегатларын карадылар.

   «Гостехнадзор» ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров семинарда катнашучыларга тракторларны һәм трактор прицепларын техник карау турында тагын бер кат аңлатты, тракторларга нинди документлар кирәклеген искәртте. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш инспекторы сүзләренә караганда, һәр механизатор өчен куркынычсыз хезмәт шартлары тудырылырга һәм һәр хезмәткәр белән инструктажлар үткәрелергә, шулай ук куркынычсызлык техникасының барлык таләпләре үтәлергә тиеш.

   Семинар ахырында район башлыгы Марат Гафаров йомгак ясады һәм язгы кыр эшләренә әзерлек темпларын тизләтү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International