27 март көнне Чүпрәле районы Матак урта мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары арасында бадминтон буенча район Чемпионаты булып узды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар ачыкланды.
Ирләр арасында 1 урынны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, 2 урынны Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фатхуллов Фаил; 3 урынны Шланга авыл җирлеге башлыгы Якупов Илдар алды.
Җиңүгә омтылыш өчен призларны Матак авыл җирлеге башлыгы Мердеев Виталий, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Храмов Алексей алды.
Хатын - кызлар арасында 1 урынны Звезда авыл җирлеге башлыгы Денисова Марина, 2 урынны Матак урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Константинова Олеся алды.