Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты конкурс игълан итә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

   Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.

   Гаризалар 2021 елның 25 мартыннан 23 апреленә кадәр кабул ителә.

   Конкурслар, аларны үткәрү вакыты, конкурсларда катнашучыларга карата таләпләр, катнашу өчен гариза формасы һәм анкеталар турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында урнаштырылган: https://arhiv.tatarstan.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International