26 март көнне «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында район пенсионерлары арасында бадминтон буенча турниры булып узды.
Спортчыларны, бадминтонны яратучыларны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов һәм Чүпрәле муниципаль районында бадминтон федерациясе президенты Раджеш Сингх Кумар сәламләделәр. Алар турнирда катнашучыларның барысына да җиңел уен һәм җиңүләр теләделәр.
Шәхси ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта уздырылды. Беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен көрәш киеренке булды.
Уен нәтиҗәсендә, ир - атлар арасында Николай Хрисанов - I урын, Минислам Сәлахетдинов - II урын, Ирфан Рәхмәтуллин һәм Петр Гордеев III урын алды.
Хатын – кызлар арасында I урынны Любовь Аттина, II урынны Роза Насыйбуллина, III урынны Дилүзә Азизова һәм Рәйнә Миначева алдылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар район бадминтон федерациясе кубоклары һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.