Чүпрәледә мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 27 марты, шимбә

26 март көнне Чүпрәле районы мәдәният хезмәткәрләре район мәдәният йорты залына үзләренең һөнәри бәйрәменә – мәдәният хезмәткәре көненә әзерләнгән концерт программасын тамаша кылырга җыелдылар.

Котлау сүзе белән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады. Район җитәкчесе мәдәният хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, фидакарьлекләре һәм талантлары өчен рәхмәт белдерде.

  - Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, район халкы өчен бәйрәмнәр оештырасыз. Мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән Чүпрәле  халкы  кызыклы, бай эчтәлекле тормыш белән яши. Районыбызда  үткәрелә торган күп кенә чаралар күркәм гадәткә әверелде, халык аларны түземсезлек белән көтә. - дип, билгеләп үтте район Җитәкчесе.

   Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, һөнәри осталыклары, үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре, район, региональ чараларда актив катнашулары өчен һәм мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Район Башлыгы Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

   Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре адресына район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре исеменнән дә бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Чөнки көндәлек эш бер-берсе белән бәйле бит. Һәр җитәкче мәдәният хезмәткәрләренә үз бүләкләрен тапшырды, хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

   Зур хезмәт өчен котлаулар һәм бүләкләр бәйрәм программасының бер өлеше генә булды. Хезмәттәшләре өчен район үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Программаның төп кунагы Татарстан Республикасының халык артисты ИлСаф булды. Үз вакытында ул шулай ук нәкъ менә район мәдәният йорты сәхнәсендә эшли башлаган иде.

   Чарада катнашучылар позитив кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International