26 мартта дүртенче чакырылыш ТР Чүпрәле муниципаль районы Советының сигезенче утырышы булды. Утырыш эшендә район башлыгы Марат Гафаров, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы (№ 4/2, 5.12.2020 ел) карарына үзгәрешләр кертү хакында; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иҗтимагый советы турындагы нигезләмәне раслау хакында; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибен раслау турында; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында инициативалы проектларны тәкъдим итү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында сораулар каралды; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап тоттты; «2020 елда Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе доклады тыңланылды; Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең 2020 елдагы хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында билгеләп үтелде; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе турында; Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2005 елның 8 декабрендәге 1 номерлы карарына Чүпрәле районы Прокуроры протесты каралды.
Утырыш ахырында каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.