Чүпрәле яшьләре проект яклый

2021 елның 26 марты, җомга

   «Созидание» яшүсмерләр клубында районның актив яшьләре очрашуы узды.

   Проектлар төрле тематиканы колачлаган иде. Әйтик,  район тармак технологияләре техникумы студенты Марсель Камалов "Без авыл өчен!»,  район мәдәният йорты методисты Виктория Волкова «Биредә Вася булган»), балалар иҗат йорты директоры Дмитрий Аттин (“Улей” медиаүзәге, “Форпост” оешмасы директоры Илдус Вәлиуллин “Чүпрәле районы каһарманнары”,  “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Санатуллова “Мультәкият”, “Җылы йорт” приютыннан Елена Мадурова һәм Илһам Баһаветдинов  “Яшь ватанпәрвәрләр” дип исемләнгән проектлары турында сөйләделәр.

   Проектларны әзерләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген  «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» оешма җитәкчесе Нәфис Сираҗетдинов һәм «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» учреждениесе хезмәткәре Гөлфия Мотыйгуллина өйрәтте, үз киңәшләрен бирделәр.

   Чарада  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов та катнашты. Ул яшьләргә уңышлар теләде, кунакларга рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International