Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлавы

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

                                Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!  

      Бүген мәдәният хезмәткәрләре – үзләренең көндәлек хезмәтләре белән мәдәни мирасыбызны саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче кешеләр – һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Музей һәм китапханәләр, кино һәм мәдәният учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре, авыл клублары хезмәткәрләре, иҗат коллективларында катнашучылар мәдәниятне үз һөнәрләре итеп сайладылар. Алар көн саен безне үзләренең талантлары белән куандыралар, энергия, күңел җылысы бүләк итәләр, гаҗәеп сәнгать дөньясына чумарга мөмкинлек бирәләр.
     Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, район халкы өчен бәйрәмнәр оештырасыз. Мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән Чүпрәле  халкы  кызыклы, бай эчтәлекле тормыш белән яши. Районыбызда  үткәрелә торган күп кенә чаралар күркәм гадәткә әверелде, халык аларны түземсезлек белән көтә. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә ел саен җиңү яулаган иҗади коллективларның, солистларның уңышлары  белән  безне  сөендерәләр. 
       Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим! 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International