Бүген «Бердәм Россия» партиясеннән депутат - Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Илдар Каюмов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов Үби урта мәктәбенә 3 шахмат җыелмасын тапшырдылар.
Шахмат җыелмаларын сатып алырга "П.В.Дементьев исемендәге Агрофирма" җитәкчесе Владимир Николаев ярдәм итте.
Чара ТР гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча махсус проектны тормышка ашыру кысаларында узды
Балалар бик канәгать калдылар, ә кунаклар укучыларга шахмат осталыгына ирешүдә уңышлар теләделәр.