Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Туган тел һәм әдәбият укытучыларының "Туган тел" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.
Конкурсның Гран-приын Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбенең татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакирова алды.
Яр Чаллы шәһәренең 37 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина, Биектау бистәсенең 4 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова, Чүпрәле районының П.В. Дементьев исемендәге Үби урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Сердцева һәм Башкортстанның Бурай авылының 2 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әсләмова да конкурсның җиңүчеләре дип табылды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды, ә Гран-при 30 мең сум тәшкил итте.