Бүген, 24 март көнне, Чүпрәле районы Кече Акса авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Яхина Ольга Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Ольга Ивановна Городище авылында туып-үсә. 35 ел сыер савучы булып эшли.
Юбилярның үз балалары юк, ул сеңелесенең улы һәм килене белән яши.
Юбилей көнендә Ольга Ивановнаны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Түбән Чәке авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нәргизә Блохина котладылап, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.