Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин Алабуга шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мортаза Халитов янында булып кайтты.
Исегезгә төшерәбез, Мортаза Камалович Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Визит кысаларында Алексей Ярухин аңа ТР Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины билгесен тапшырды һәм Чүпрәле энциклопедиясен бүләк итте.