19 мартта аязучан болытлы һава көтелә, бераз юеш кар явачак. Урыны белән бозлавык, төнлә һәм иртән томан булыр дип кисәтә синоптиклар. Җилнең тизлеге секундына 3-8 метр, урыны белән 14 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-7˚, көндез максималь температура 0..+2˚ тәшкил итәчәк.
Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.