Чүпрәле делегациясе эш визиты белән Ульяновск өлкәсендә

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

   Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге  делегация Ульяновск өлкәсенең «Заволжье» индустриаль паркында һәм «Ульяновск» сәнәгать паркында булды. 
Эш сәфәре Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, эшчәнлек белән танышу һәм алга таба хезмәттәшлек итү максатыннан оештырылды. 
   «Заволжье» индустриаль паркын төзү төрле масштабтагы бизнес алып бару өчен уңай шартлар булдыру буенча стратегик проектларның берсе. Бүген парк территориясендә 35 инвестпроект гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International