Россиядә ау кагыйдәләре үзгәрде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

  Юстиция министрлыгы Россиядә яңа ау кагыйдәләрен теркәде. Аны Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы әзерләгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  Россия Табигать министрлыгының 24.07.2020 ел, № 477 боерыгы белән, 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән, Россия Федерациясенең бөтен территориясендә аучылык байлыкларын саклауга карата таләпләр куелган, Ау кагыйдәләре расланды.

  Яңа кагыйдәләр буенча, коллектив ауны тормышка ашырганда, шулай ук тояклы хайваннарны, аюларны, бүрене, шакалны, төлкене аулаганда, кояш баеганчы бер сәгать кала һәм кояш чыкканнан соң бер сәгать кала, коллектив ауда катнашучы барлык затлар кызыл, сары яки кызгылт сары төстәге махсус сигнал киемен кияргә тиеш (Ау кагыйдәләренең 13 пункты).

   Ау кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.37 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, гражданнарга биш йөз сумнан алып дүрт мең сумга кадәр штраф, ау коралларын ике елга кадәр тартып алу, вазифалы затларга – ау коралларын тартып алу белән беррәттән егерме меңнән алып утыз биш мең сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

   Административ җаваплылык, административ хокук бозу кабатланган, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән ау вакытларын бозган очракта, һәм шулай ук вәкаләтле вазыйфаи затларның таләбе буенча, ау хокукына рөхсәт документларын күрсәтмәгән очракта тагын да көчәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International