Чүпрәледә Богдан Әхмәтханов истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

  13 март көнне «Алтын Барс» боз сараенда Богдан Әхмәтханов истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир узды. Турнирда Городище авылыннан 2 команда һәм Иске Чүпрәледән 2 команда катнашты.
   Чараның тантаналы өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов ачты. Ул спортчыларны, җанатарларны һәм Богдан Әхмәтхановның туганнарын сәламләп, зур спорт казанышлары, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

  Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
1 урынны Чүпрәле 1 командасы яулады, кубок, диплом һәм алтын медальләр белән бүләкләнде,
2 урын - Городище 1 командасы, диплом һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр,
3 нче урынны Городище 2 командасы яулады, диплом һәм бронза медальләр белән бүләкләнде.

  Җиңүчеләргә бүләкләр Хәйриячеләр һәм Богдан гаиләсе тарафыннан бирелде. Уенга йомгак ясап, Айрат Җәләлов турнир судьялары Мөшәрәпов Илдус һәм Сәлахов Ринатка рәхмәт сүзләре җиткерде һәм грамоталы судьялык өчен кечкенә бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International