Район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге эшлекле дүшәмбе муниципаль хезмәткәрләр командасын - чаңгы ярышлары буенча республика Спартакиадасында җиңүчеләрне бүләкләү белән башланып китте.
Шушы көннәрдә Чүпрәле командасы муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында чаңгы ярышларында катнашып, 1 урынны яулады. Команда составында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов, Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алевтина Хемницер, Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова көч сынашты.
- Беренче адым ясалды, аны дәвам итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров, команданы котлап.