13 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Киров районында Батыршин урамында узган ярминкәдә чүпрәлеләр катнашты.
Традиция буенча, безнең район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре башкалабызда яшәүчеләргә үзләренең сыйфатлы продукциясен тәкъдим иттеләр.
Ярминкәне оештыруда Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов катнашты. Алар азык-төлеккә бәяләр һәм фермерларның запаслары белән кызыксындылар.
Моннан тыш, чүпрәлеләр ярминкәдә катнашучылар өчен Май чабу атнасына багышланган бәйрәм концерты да әзерләгән иде.