13 март көнне "Чемпион" спорт комплексында "Лысов В.А." крестьян-фермерлык хуҗалыгы призына бадминтон буенча турнир узды.
Чараның тантаналы өлешен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гаффаров, Чүпрәле районында бадминтон буенча федерация президенты Сингх Раджеш Кумар ачтылар.
Марат Гафаров барлык катнашучыларны спорт комплексында сәламләде һәм барысына да уңышлар, яхшы уен һәм җиңүләр теләде.
Ярышларда 150гә якын спортчы катнашты.
Турнирда көчсезләр һәм җиңелүчеләр булмады, барысы да үзләрен лаеклы күрсәттеләр.