9 март көнне Иске Чүпрәле авылында гомер итүче педагогик хезмәт ветераны Роза Әһлиулла кызы Йосыпова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Үзенең педагогик эшчәнлеге вакытында ул районга һәм республикага танылган укытучылар, табиблар, суд өлкәсе хезмәткәрләре биргән. Роза апа тырыш, фидакарь хезмәте өчен күп санлы мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Гаделҗан Алимҗан улы белән алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларга белем биреп, тормышта үз юлларын табарга булышканнар.
Роза Әһлиулловна үзенең истәлекле туган көнен туганнары һәм якыннары белән билгеләп үтте. Шулай ук бу көнне ул РФ Президенты Владимир Путин исеменнән Котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләкләр кабул итте. Бу миссияне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов башкардылар. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр.