7 мартта район үзәгендәге "Чүпрәле" паркында Май чабу бәйрәме узды. Чүпрәлеләр, кунакка кайтучылар үзләрен әкияткә килеп эләккән кебек хис иткән булсалар кирәк: әкият геройлары аларны әйлән-бәйләнгә, капчык киеп тизлеккә сикерергә, аркан тартышырга һәм башка бик күп уеннарга чакырдылар.
Традиция буенча иҗат коллективлары концерты, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе, балалар өчен мастер-класслар әзерләнгән иде, истәлеккә фотога да төшәргә мөмкин иде.
Ә иң кызыктырганы - әлбәттә коймак иде. Аларның хуш исе бөтен үзәк мәйдан буйлап таралды. Биредә нинди генә коймак юк иде! Һәр авыл җирлеге үзе пешергән коймакны, самоварда кайнаган кайнар чәе белән татып карарга чакырды.
«Барысы да бик тәмле һәм бәйрәмчә. Шундый якты, кызыклы бәйрәм, кешеләр дә шат, оештыручыларга рәхмәт!» — дип белдерде Нурлеҗиһан Айметдинова һәм Филсинә Хаярова.
Бу көнне базар да Нәфиев урамы буенча җәелдерелде, анда чүпрәлеләр 8 мартка үзләренең туганнарына һәм якыннарына бүләкләр сатып ала алдылар.
Бәйрәмнең кульминациясе - карачкыны яндыру булды. Бу кышны озатуны гәүдәләндерә. Шуннан яз килә, диләр.
Россиядә быел 8 марттан Май чабу атнасы башлана һәм 14 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ә аннан соң христианнарда Бөек ураза (пост) башлана.