Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2021 елның 7 марты, якшәмбе

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Кадерле хатын-кызлар! Сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк: зирәклегегез гаилә учагын саклый, сабырлыгыгыз көндәлек тормыш авырлыкларын кичерергә, игелек кылырга, балалар һәм оныклар тәрбияләргә ярдәм итә.

Районыбыз үсешенең барлык өлкәләрендә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында, предприятиеләрдә һәм авыл хуҗалыгында, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында хатын - кызларның өлеше алыштыргысыз. Сез гаилә учагын саклауда гына түгел, илебезне аякка бастыруда һәм үстерүдә актив катнашасыз, бизнеста, иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый эшчәнлектә һәм җәмгыятьнең мәдәни тормышында да уңышларга ирешәсез.

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Бу бәйрәм сезнең барыгызга да кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, елмаюлар бүләк итсен, аңлашып, яратып яшәгез! Мөлаем дә, нәзакәтле дә, чибәр дә сез — һәрчак шулай булып калыгыз! Сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, күңел күтәренкелеге телим!

 

                                          Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International