27 февральдә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнлә һәм иртән республика территориясендә көчле кар явачак. Төнлә һәм көндез буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе мөмкин.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.