Чуваш киносы көннәре Чүпрәле районында тәмамланды

2021 елның 26 феврале, җомга

   Беренче кинокүрсәтүләр Казанда 22 февральдә «Мир» кинотеатрында булды, анда чуваш халкы вәкилләре  туган телләрендә  «Кызыл диңгездә» фильмын карарга җыелды.

   Алга таба чара чуваш халкы вәкилләре күпләп яшәгән районнар һәм муниципалитетларга күчте.

   Әйтик,  Аксубай районының Иске Тимошкино авылы мәдәният йортында 24 февральдә «Кызыл диңгездә» һәм «Каен суы» кинотасмасын тәкъдим иттеләр. Шушы ук фильмнар 24 февраль көнне Норлатның  «Грани» кинотеатрында һәм 25 февральдә Тәтеш шәһәренең «Яңа гасыр» кинотеатрында да күрсәтелде.

   Иске Чүпрәле авылындагы «Магия кино» кинотеатрында Чуваш киносы көннәрен төгәлләү тантанасы узды.

   Чараны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары,Чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Алексей Ярухин, “Чуашкино “ студиясе“ директоры урынбасары Олег Цыпленков, "Татаркино" вәкиле Эльмира Бәйрәмова, Казан шәһәре чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Константин Малышев, “Чувашкино” студиясенең маркетинг һәм мәдәни-белем бирү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Алексей Иванов һәм башка кунаклар ачты.

   Чүпрәлеләр өчен “Ак йорт төзим” дип исемләнгән кино тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International