Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез буран,
көндез һәм кич белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил, бозлавык көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.