“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.
Район үзешчәннәре "Өмет йолдызы - Звезда надежды" районара эстрада сәнгате фестиваленең гала - концертында чыгыш ясадылар.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча "Таң" җыр һәм бию халык ансамбле (җитәкчесе Лилия Җамалтдинова) 1 урынны яулады, Салават Юсупов махсус приз белән бүләкләнде.
Гомумкоманда зачетында үзешчәннәр коллективы 3 нче урынга ия булды.