Загреев истәлегенә Кубокны Чүпрәле командасы яулады

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

   22 февральдә, «Алтын Барс» боз аренасында Фәнис Загреев истәлегенә «Загреев Мемориалы» исемле алкалы хоккей турниры узды. Турнирда дүрт команда көч сынашты: ике Чүпрәле, Городище һәм Буа районы командалары. 

   Турнирны ачу тантанасында спортчыларны һәм спорт сөючеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов сәламләде. Ул Фәнис Загриевның биографиясе белән кыскача таныштырды. "Фәнис кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, физкультура буенча югары белем ала, районда балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыра, футбол һәм хоккей уйный. Күп кенә спортчылар өчен ул иң яхшы дусты һәм чын тренер иде" - дипбилгелщде.

   Загреев истәлегенә багышланган турнирда аның гаиләсе - хатыны Эльвира һәм аның уллары, дуслары да катнашты. Айрат Фиркатович аның гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде.

   Беренче булып бозга Чүпрәле-2 һәм Городище командалары чыкты. Икенче булып бозга Буа районы һәм Чүпрәле-1 командалары чыкты. Аннары командалар чират буенча өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен уйнадылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле командасы беренче урынны алды һәм Загреев Кубогын яулады, Городище командасы икенче булды, Буа районы командасы өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International