Чүпрәледә район башлыгы кубогына бадминтон буенча турнир узды

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

   20 февральдә "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында район Башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды.

   Чараның тантаналы өлешен Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаров, Чүпрәле районында бадминтон буенча федерация президенты Сингхшеш Кумар, бадминтон буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Павел Евгеньевич Фомин ачтылар.

   Марат Ринат улы Гафаров җыелучыларны сәламләп: "Традиция буенча, ел башында без район Башлыгы призына бадминтон буенча районара турнир үткәрәбез. Бүген республиканың өч районыннан: Буа, Кайбыч һәм, әлбәттә инде, Чүпрәле районнарыннан 120дән артык катнашучы бар. Шунысы куанычлы, ел саен бадминтон белән яшьләр һәм өлкән буынның күбрәк уйнавы куандыра. Мин бүген барчагызга да яхшы уен һәм җиңүләр телим. Бәйрәм белән сезне!"- дип билгеләп үтте район Башлыгы үз чыгышында.

   Спорт чарасында катнашучылардан да, җанатарлар да бар иде, кайберләре гаиләләре белән килгән.
Турнирда җиңелүчеләр булмады, бар да лаеклы уен күрсәттеләр.

   Район башлыгы кубогына Кайбыч районы командасы ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International