Чүпрәле районының Зур Аксу авылында яшәүче Петр Мускатинов кул көрәше буенча XVII Россия чемпионатында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында 2 нче урынны алды.
20 февраль көнне Чемпион хөрмәтенә авылдашлары тантана оештырдылар. Анда район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлеге башлыгы Владислав Храмов, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, Зур Аксу урта мәктәбе вәкилләре, укучылар, авыл халкы һәм Петр Мускатиновның туганнары катнашты.
Спортчы адресына хөрмәт сүзләре күп әйтелде. Җитәкчеләр аңа сәламәтлек, үҗәтлек һәм алга таба да спорт үрләренә ирешүен теләделәр.
Чемпионат 15-17 февральдә Орел шәһәрендә узды. Чарада илнең 24 төбәгеннән 200гә якын атлет катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы формалаштырылды. Якташыбыз Петр Мускатинов та Россия җыелма командасы составына керде һәм 14-23 майда Алитус шәһәрендә (Литва) узачак Европа чемпионатында, шулай ук 7-26 сентябрьдә грузин Батумында дөнья чемпионатында катнашачак.
Петр Мускатинов бу спорт төре буенча алтынчы тапкыр Россия чемпионы булды. Биш тапкыр ул бронза призеры, ә быел аңа көмеш медаль яуларга насыйп булды.
- Ярышлар миңа чираттагы тапкыр бик зур хис-кичерешләр китерде, - дип уртаклашты спортчы. - Баштан ук җиңү яуларга омтылдым, хәтта 1 урынны яуларга да аз гына калды. Әлбәттә, уңышларыма сөендем. Яңа көн, яңа ярышлар булачак, димәк, җиңүләр дә булачак, мин моның өчен тырышачакмын.
Авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов Петр Мускатинов үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте. Ул спортчы гына түгел, ә менә дигән гаилә башлыгы да. Аның ике улы да төрле ярышларда актив катнаша.
Россия чемпионын котлап, аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин Чүпрәле районының 90-еллыгы уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләде.