Синоптиклар фаразлары буенча, алдагы көннәрдә республикада аномаль-салкын һава торышы сакланачак.
23 февральдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр. Төнлә һава температурасы 32..-34˚ градусны тәшкил итәчәк, аязган вакытта -35..-37˚ градуска түбәнәер дип көтелә. Көндез максималь һава температурасы -24..-26˚. Юлларда бозлавык.