Республикада аномаль-салкын һава торышы саклана

2021 елның 20 феврале, шимбә

  Синоптиклар фаразлары буенча, алдагы көннәрдә республикада аномаль-салкын һава торышы сакланачак. 

   21 февральдә Татарстанда аз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -25..-30˚, урыны белән -35˚, көндез -17..-22˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.

   22 февральдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -25..-30˚, аязганда -32..-37˚, көндез -19..-24˚ градус салкын. Юлларда бозлавык. 

   Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, аномаль-салкын һава торышы безнең районнарда 25 февральгә кадәр сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International