Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы булды

2021 елның 20 феврале, шимбә

   19 февраль көнне юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Данис Сатдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, район прокуроры урынбасары Илмас Гарәфетдинов, Казан шәһәре территориаль идарәсенең махсус рөхсәтләр бирү бүлеге башлыгы Виталий Данилов,  мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, районның авыл җирлекләре башлыклары, районның гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм комиссия составы катнашты.

   ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов үз чыгышында исерек хәлдә һәм балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде. Юл-транспорт чараларының төп сәбәпләре итеп ул каршы як юлга чыгуны, тизлекне арттыруны һәм исерек хәлдә транспорт белән идарә итүне атады. Анатолий Михайлов шулай ук балаларны автомобиль транспортында йөртүгә дә игътибар юнәлтте. 

   Комиссия утырышы барышында шулай ук мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, Россия Федерациясе суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чүпрәле РОО СП башлыгы Рамил Кәлимуллин, прокурор урынбасары Илмас Гарәфетдинов чыгышлары тыңланды.

   Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаи затлардан мәктәп маршрутлары белән хәлне шәхси контрольгә алуны сорады, шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесенә шундый ук үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Юл хезмәтләренә мәктәп автобуслары маршрутлары уза торган автомобиль юлларының техник һәм эксплуатацион күрсәткечләрен арттыру буенча чараларны даими рәвештә гамәлгә ашыру зарур икәнлеген, кышкы чорда юллар вакытында кардан чистартылырга тиеш икәнлеген дә билгеләп үтте Данис Сатдинов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International