Чүпрәле районының Зур Аксу авылында яшәүче, берничә тапкыр чемпион булган Петр Мускатинов чираттагы мәртәбәле җиңү яулады.
Шушы көннәрдә терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән затлар арасында армрестлинг буенча Россия чемпионаты ярышлары узды, анда якташыбыз 2 нче урынны яулады һәм 65 кг авырлык категориясендә көмеш призер булды.
Котлыйбыз!