Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-салкын һава торышы саклана

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-15˚ ка түбән, дип билгели синоптиклар. Минималь температура -25˚...-30˚, аерым районнарда - 37˚ градусны тәшкил иткән аномаль-салкын һава торышы 27 февральга кадәр сакланыр, дип фаразлана.

  19 февральдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Иртән, көндез бераз кар. Җил алмашынучан, секундына 3-8 метр тизлектә, төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -22 метр..-24, аязган вакытта -27 кадәр җитәргә мөмкин; көндез максималь һава температурасы -14..-16˚ градусны тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International