Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Гөлсем апа Хаярова тракторда эшләгән

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

 Бүген Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Хаярова Гөлсем Нурулла кызының олы юбилее, аңа 95 яшь тулды.

  Әлеге олуг дата белән аны котларга район Башкарма комиеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров һәм авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов килделәр. Юбилярга Россия Президентының котлавын һәм район башлыгыннан бүләкләр тапшырдылар. Гомер бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләрне юлладылар.

  Сугыштан соң, Гөлсем апа  1947 елда Хаяров Сәлихҗан Шәрипҗан  улы белән тормыш корып 6  бала тәрбияләп үстерәләр.  Сәлихҗан абый үзе дә, әтисе дә сугышка алыналар. Әтисе хәбәрсез югала, ә Сәлихҗан абый сугыштан яраланып кайта. Ветеран бу якты белән күптән хушлашкан инде.

  Гөлсем апа бер улын да җирләү хәсрәтен күргән.  Бүген ул авылда үз йортында ялгызы гына яши.  Олы улы Иршат абый гаиләсе  белән күрше урамда гына гомер кичерә. Тормыш иптәше Гөлшат апа белән әниләренә һәрвакыт ярдәм итеп яшиләр, көн саен хәлен белешеп торалар.

  Калган балалар читтә яшәсәләр дә, Гөлсем апа янына бик еш кайталар, ялгызлыкны тоярга ирек бирмиләр.

  95 яшьлек юбилеена да гөрләтеп кайтып җиткәннәрю Оныклар да әби дип кенә торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International