Бүген Иске Кәкерле авылында гомер итүче Абдулла Абдрахман улы Сабирҗановка 90 яшь тулды.
Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин килде. Алар ветеранны юбилее белән котлап, РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Абдулла Абдрахман улы 1931 елның 15 февралендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда аның өлешенә шактый авырлыклар туры килә. 1947 елда аны олылар белән урман кисәргә Тарханга җибәрәләр. Эш беткәч, туган авылына кайта. Монда колхозда тракторчы булып эшли. 1951-55 елларда ул армиядә хезмәт итә. Дүрт ел хезмәт итеп туган авылына кайткач, Гөлшат Камалетдин кызына өйләнә. Алар биш бала үстергәннәр: Марс, Фәния, Наил, Алсу һәм Нәгыйм. Аларның уллары Марс Татарстанда Мәлик Сабирҗан буларак билгеле, ике югары белемгә ия, бүгенге көндә психолог булып эшли. Кызы Алсу - кулинар, Казанда яши, Дәүләт Советы ашханәсендә эшли. Улы Нәгыйм әтисе һәм әнисе белән яши. Хәзер Абдулла абый белән Гөлшат апаның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Гөлшат апа белән Абдулла абый да кунакларга бик шат булдылар һәм барысына да зур рәхмәт сүзләре белдерделәр.