Бүген Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче Рушания Алимҗан кызы Фәсхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул балачактан инвалид, ялгызы гына яши. Аны социаль хезмәткәр карый. Рушания апаның сүзләренә караганда, ул сугыш елларында сугышта катнашучылар өчен бияләйләр, оекбашлар бәйләгән. Инвалид булу сәбәпле мәктәптә укый алмый.
Бу көнне юбилярны район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов котлады. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.