Бүген район үзәгендә "кайнар нокталарда" үз бурычларын үтәгән сугышчыларны искә алу һәм хөрмәт итү көненә багышланган митинг узды. Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтлар ветераннары, аларның якыннары, мәктәп укучылары, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның битараф булмаган кешеләре солдатларга, сержантларга, офицерларга, кыюлык, батырлык һәм чын патриотизм күрсәтүчеләргә тирән хөрмәт күрсәтергә җыелдылар.
Алар Мәңгелек утка һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Иске Чүпрәле авылыннан иртә таңнан старт алган автоузышта катнашучыларны каршы алдылар.
Митингта Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, ветеран-интернационалистлар Советы рәисе Виктор Петухов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары урынбасары Рамил Җамалетдинов чыгыш ясадылар.
Чара барышында әфганчыларга һәм аларның якыннарына рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Яшь армиячеләр башкаруында шигырьләр яңгырады.
Митинг ахырында барлык катнашучылар да "кайнар нокталарда" һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар.