Чүпрәлеләр "Татарстан чаңгы юлы – 2021" массакүләм ярышларында катнашты

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

   13 февральдә «Татарстан чаңгы юлы – 2021» кысаларында Чүпрәле районы чаңгы базасында зур спорт бәйрәме узды.

   Ярышларда профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Стартка техникум студентлары, пенсионерлар, район оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыкты.

   Ярышларны ачу тантанасында район Башлыгы Марат Гафаров чаңгы спортын яратучыларны «Татарстан чаңгы юллары – 2021» традицион кышкы бәйрәме белән котлады һәм барысына да җиңел старт һәм Җиңү финишы теләде.

  Ярышлар башланыр алдыннан "Хезмәт һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләре ияләре бүләкләнде. Шулай ук 10-12 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә узган Фәнис Кәримов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча республика ярышларында катнашкан спортчылар да бүләкләнде.

   Чаңгы ярышлары ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен төрле яшь категорияләрендә үткәрелде. Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

   Урман массивында тармак технологияләре техникумы оештырган кыр кухнясы эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International