Казанда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

   10 февральдә "Казан Экспо" күргәзмә комплексында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

   Тантана барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларына 2020 елда катлаулы эпидемиологик шартларда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
   Район авыл хуҗалыгы идарәләре барлыгы 43 автомобиль ачкычлары алды. Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дә Рөстәм Миңнеханов «Лада-Нива» маркалы автомобиль ачкычын тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International