Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне үткәрелә

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2021 елның 17 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча: Чүпрәле, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10 йортта эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.

   Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
   Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны "Ачык ишекләр" нең бердәм көнендә кабул итү алдан язылып башкарылачак. Язылу өчен телефон номерлары: 8(84374)3-52-89, 8(84375)2-22-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International