13 февральдә Чүпрәле районында «Татарстан чаңгы юллары - 2021» массакүләм ярышлары узачак.
Ярышка Чүпрәле муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар һәм барлык теләүчеләр чакырыла. Яшь категорияләре: 2011 елгы һәм яшьрәк, 2009-2010 елгы, 2007-2008 елгы, 2006-2007 елгы, 2003-2004 елгы, 18-34 яшьлек, 35-49 яшь, 50-59 яшь, 60 яшь һәм өлкәнрәк.
Җитәкчеләр арасында аерым старт булачак.
Барлык теләүчеләрне спорт чарасында катнашырга чакырабыз!
Старт 10.00 сәгатьтә башлана.