Бүген, 2021 елның 8 февралендә, Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров коронавирустан икенче компонент ясатты.
"21 көннән соң короновирустан вакцинацияләүнең икенче этабын уздым. Шушы вакыт эчендә температура күтәрелмәде, халәтем әйбәт булды, бернинди авырлык тоймадым. Бүген дә, вакцинаның икенче этабыннан соң, үземне бик яхшы хис итәм.
Һәркемгә да үз якыннарыңның сәламәтлеге турында кайгыртырга, вакцинация үтәргә киңәш итәм. Шулай булганда гына без пандемияне нәтиҗәле һәм тизрәк туктата алачакбыз!",- ди Марат Ринатович.
Исегезгә төшерәбез, район хастаханәсенә 140 доза вакцина комплекты кайткан иде. Шушы көннәрдә корнавирустан өстәмә вакцина партиясе көтелә.
Covid-19га каршы вакцинация ясатырга, шулай ук өстәмә мәгълүмат алырга теләүчеләр (884375)-2-25-91, (884375)-2-24-90 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар.