Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге 2021 елның 8 февраленнән 19 февраленә кадәрге чорда парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» уздырылуы турында хәбәр итә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегенә шалтыратырга мөмкин. Шалтрату өчен телефон номерлары: (84374) 3-52-89, (84375) 2-22-91.