4 февральдә Чүпрәле районында, "Бала - төп пассажир" оператив-профилактик чарасы кысаларында, Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Буа бүлекчәсе белән берлектә, акция үткәрделәр. Акциянең максаты - пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү,балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру.
Акция барышында балалар өчен махсус утыргычлар булу һәм балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык каешларын куллану буенча автомобильләр тикшерелде, шулай ук ата - аналарга балаларны автомобиль салонында йөрткәндә тотып калучы җайланмаларны куллану кирәклеге турында искәрттеләр.
