Чүпрәле районы мәктәпләрендә волейбол буенча ярышлар узды

2021 елның 6 феврале, шимбә

25 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Чүпрәле районы гомуми белем бирү учреждениеләренең спорт залларында Чүпрәле муниципаль районы укучылары арасында волейбол буенча ярышларның куст этабы узды.

   Уеннар егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында аерым үтте. Һәр кусттан муниципаль этапка егетләр һәм кызларның бер командасы чыкты. Ярышларда барлыгы 300 дән артык укучы катнашты. Муниципаль этапта җиңү өчен 6 егет һәм 6 кыз командасы көч сынашачак.

   Ярышларның финалы бүген, 2021 елның 6 февралендә, «Чемпион» һәм «Алтын»спорт комплексларында узачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International